Уфаның төзелеп бетмәгән «Әл-Рәхим» мәчетендә җомга намазы укыганнар
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә төзелеп бетмәгән «Әл-Рәхим» Җәмигъ мәчетендә мөселманнарны җомга намазына чакырып, беренче тапкыр азат әйттеләр. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин вәгазьне Рамазан аена һәм изге гамәлләргә багышлады. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итә. «Дөнья һәм мәңгелек арасындагы баланс мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Һәм бу изге айда без куелган өстенлекләрнең дөреслегенә тагын бер кат инанырга тиеш», — диде республика мөфтие. Айнур хәзрәт Биргалин искәрткәнчә, Җәмигъ мәчетендә эшләрнең яртысы инде тәмамланган. Ул аны төзүгә көч куючыларны исенә төшерде. «Әр-Рәхим» мәчетендә эшләр тулысынча төгәлләнгәч намазга йөри башлаячаклар.