Быел Татарстанда юллар һәм күперләр төзелешенә 36 млрд сум акча бирелә
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда быел автомобиль юллары, күперләр һәм юлүткәргечләр төзелешенә һәм реконструкциясенә 36 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. «Быел барлык юл эшләре юнәлешләре сакланачак. Бу максатларга 36 млрд сум акча юнәлдереләчәк, шул исәптән федераль казнадан — 9,6 млрд сум», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советының 21 нче утырышында. Ул былтыр юл-транспорт комплексына 39 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен искәртте. Аларның 6,8 млрд сумы — федераль бюджеттан. Бу акчага 62 км автомобиль юлы, 4 юлүткәргеч, 13 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән, 372 км төбәк әһәмиятендәге юл һәм 6 күпер ремонтланган. 11 торак пункт каты өслекле юл белән тоташтырылган. «Фермер хуҗалыкларына илтә торган 32 юлны төзү эшләре башкарылган һәм бакчачылык ширкәтләрендә 22 юл ремонтланган», — диде Алексей Песошин. 11 балалар лагерена юл озынайтылган һәм барлыгы 669 км озынлыктагы торак пунктларда юл-урам челтәре объектлары норматив халәткә китерелгән.