«Ватаным Татарстан»ның элеккеге фотографы Дмитрий Бунтуков вафат
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Ватаным Татарстан» газетасында озак еллар фотохәбәрче булып эшләгән Дмитрий Бунтуков 69 яшендә 22 апрель көнне вафат булган. Бүген мәрхүмне соңгы юлга озаттылар.
«Соңгы елларда элемтәгә чыкмады ул, авырый иде. Мин «Ватаным Татарстан»га килгәндә, Дмитрий Всеволодович редакциядән киткән иде инде. Искиткеч фотограф иде. Ул төшергән фоторәсемнәрне бүген дә еш файдаланабыз. Газетага куелган фоторәсемнәр янына «ВТ» архивыннан» дип язылса, бу Дмитрий Бунтуков хезмәте дигән сүз», — диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова.
Шәһәрдә туып үсүенә карамастан, Дмитрий Бунтуков авыл кешеләре, игенчеләр темасын үз иткән.
«Аның фотографияләре шундый „тере“ килеп чыга иде. Ул төшергән кешеләр фотодан чыгарлар да, йөгереп китәрләр кебек. Ул үзе дә һәрвакыт елмаеп йөрде, киң күңелле булды. Шуның белән кешене үзенә карата да иде. Кешеләр аның елмаюыннан ачылып китеп сөйләшә иде», — диде Гөлнара Сабирова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Дмитрий Бунтуковның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.