Саратов шәһәрендә хатын-кызлар арасында күмәк ифтар булды
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Саратов шәһәрендә ике елга беренче тапкыр хатын-кызлар күмәк ифтары үткәрелде. Бу очрашуны шәһәрнең төрле яшьтәге актив мөслимәләре җыелган «Чишмә» хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте тәкъдим иткән.
Чараны Рауза ханым Мансеров ачты, ул Изге Коръән аятьләрен укыды. Аннары Саратовның «Шәех-Сәид» мәдрәсәсе укытучысы Рәшидә ханым Айткәримова Рамазан аеның кыйммәтләре һәм изге айны файдалы уздыру турында искәртте. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Саратов шәһәре Җәмигъ мәчете каршындагы «Мәктәп» якшәмбе мәктәбе укытучысы Әлфия Кармиева тематик викторина әзерләгән. Викторинада актив катнашучылар бүләкләнде.