Чаллыда җәяүлеләр кичүеннән баручы кызны автомобиль бәрдергән мизгел видеога эләккән
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Бүген Чаллы шәһәрендә җәяүлеләр кичүендә автомобиль бер кызны таптаткан. Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль капотына бәрелгәннән соң, кызны өскә атылып киткән һәм ул юлга килеп төшкән.
Дәүләт автоинспекциясенең Чаллы бүлегендә хәбәр итүләренчә, 42 яшьлек ир-ат идарә итә торган «Форд» Машина төзелеше урамы буйлап хәрәкәт иткән. Двигательләр заводы янында автомобиль җәяүлеләр юлы аша йөгереп чыгып баручы ике кызның берсен бәрдергән.
Чаллыда яшәүче 28 яшьлек кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып барганнар. Анда зыян күрүченең тубык сөяге сынганын ачыклаганнар.