Гела Герасимова Татарстан финанс министры урынбасары итеп билгеләнде
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Финанс министрлыгы бюджет бүлегенең элеккеге башлыгы Гела Герасимова финанс министры урынбасары итеп билгеләнде. Татарстан Министрлар Кабинеты шул хакта карар чыгарган.
«Герасимова Гела Юрьевнаны 2020 елның 30 мартыннан Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелә документта.
Гела Герасимова 1973 елда туган, Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, эшкуарлык икътисады буенча һөнәри әзерлек узган.
ТР Финанс министрлыгында хезмәт юлын 1999 елда башлаган. 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр министрлыкның бюджет бүлеге башлыгы вазифасын биләде.