Дәүләт Думасы карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында закон кабул итте
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында закон проектын өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ инициаторлары — Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Павел Крашенинников һәм түбән палата рәисе Вячеслав Володин.
«Яңа закон проекты нигезендә, санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозучыларга 500 меңнән алып миллион сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук өч елга кадәр һөнәргә хокуктан яисә шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү яный» диелгән хәбәрдә.