ТР Прокуратурасы: Балалары олылардан башка гына урамга чыккан ата-аналарны җәза көтә
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Балалары олылардан башка гына урамга чыккан ата-аналарны җәза көтә. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Күченеп йөрүгә карата кертелгән тыюларны бозып, балалары олылардан башка гына урамга чыккан яки җәмәгать урыннарына барган әти-әниләргә «Ата-аналар яки балигъ булмаганнарның башка законлы вәкилләренең балигъ булмаганнарны карау һәм тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәве» маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылу куркынычы яный.
Күзәтү ведомствосы республика халкын Хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чараларга җаваплы карарга чакыра.