«ШАЯН ТВ» каналында тапшырулар вакыты үзгәрә
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Иртәгәдән, 1 апрельдән, «ШАЯН ТВ» каналында тапшырулар вакыты үзгәрә. Канал яңа сетка белән эшли башлый. Бу хакта «ШАЯН ТВ»ның программа директоры-чыгарылыш бүлек мөдире Айгөл Кәбирова хәбәр итә.
Тапшыруларның вакытлары балаларның яшь үзенчәлекләренә, аларның кайсы вакытта нинди төр мәгълүматны яхшырак кабул итүенә карап үзгәртелгән.
«Мультфильмнарның да, тапшыруларның да чыгу вакытларында зур үзгәрешләр бар, алар белән канал сайтында атналык программаны карап танышып була. Яраткан мультфильнарны татар телендә 2-3 серия рәттән карап булачак. Хәзерге вакытта балалар каникулда һәм аларны „ШАЯН ТВ“ белән бергә булырга чакырабыз», — дип хәбәр итте Айгөл Кәбирова.