«Зәкят» фонды ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлекне өйләренә китереп тапшырды
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлекне өйләренә китереп тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан территориясендә гомуми изоляция режимын кертү сәбәпле, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрнең өйдән чыгарга, азык-төлек алырга кибеткә барырга мөмкинлеге юк. Шул рәвешле, Казанда яшәүче 50 өлкән яшьтәге ялгыз кешегә азык-төлек җыелмалары тараттык. Әлеге җыелмага он, төрле ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, куертылган сөт, шикәр комы, макарон һәм чәй керде. Ашамлыкларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең „Зәкят“ хәйрия фонды өлкәннәргә бушлай тапшырды», — диелгән хәбәрдә.
Иртән волонтерлар азык-төлекне пакетларга тутырды. Моннан тыш, азык-төлекне таратуга автомобильле яшь волонтерлар да кушылды, алар аны үз транспорт чаралары ярдәмендә өлкәннәрнең өйләренә таратты.
Эшкә керешер алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре һәр волонтерны битлекләр, перчаткалар, антисептиклар белән тәэмин итте, шулай ук изоляция чорында җыелмаларны таратканда үз-үзеңне тоту шартлары буенча инструктаж үткәрде.