Иртәгә Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачыла
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдән Тольяттидагы туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дигән яңа күргәзмә эшли башлаячак. Биредә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җыеныннан 319 экспонат тәкъдим ителәчәк. « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, күргәзмә экспозициясенә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы этнографик материал кертелгән һәм алар татар халкының эш көннәре, бәйрәмнәре, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында «сөйли». «Татарларда кунакта» күргәзмәсе экспозициясе Россиянең 7 төбәгендә уңышлы тәкъдим ителде. Читать дальше...