Мөслим районында Лэнд-арт фестивале булачак
(Мөслим, 5 июнь, «Татар-информ», « Авыл утлары »). Мөслим районында 7-21 июнь көннәрендә Россия, Европа һәм якын чит илләрдән килгән тәҗрибәле осталар катнашында Лэнд-Арт буенча икенче халыкара фестиваль узачак. Лэнд-Арт — экологик кризиска нәфис аңның үзенчәлекле реакциясе. Бу кешеләрнең игътибарын табигатькә һәм кешенең табигать белән үзара мөнәсәбәтләренә юнәлтү омтылышы. Әлеге киң күләмле проектта катнашырга теләүчеләр @directsia_muslumovo директына гариза калдыра ала.