123ru.net
Все новости
Июнь
2023

«Сеңлемнең мәетен коега яшергән»: кызын һәм хатынын үтергән өчен хөкем итәләр

0
«Сеңлемнең мәетен коега яшергән»: кызын һәм хатынын үтергән өчен хөкем итәләр

Уртак кызларын үтерүен сөйгәненнән ул 3 елдан артык яшереп яши.

Татарстан Югары суды Руслан Нәҗмиев эшен карый. Ул уртак кызларын үтерүен сөйгәненнән 3 елдан артык яшереп яши. Хатын бу хакта белгәч, аны да газаплап үтерә. Коточкыч фаҗиганең нечкәлекләре «Татар-информ»да Дмитрий Шатров репортажында.

Татарстан Югары суды кызын һәм тормыш иптәшен үтерүдә гаепләнүче Руслан Нәҗмиевнең  эшен карый.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Әнием төрмәдән кайтты да авырга узды»

Гаепләнүче казанлы Руслан Нәҗмиевка 29 яшь. Аның әтисе тумышы белән Татарстаннан, ә Руслан үзе – озак вакытлар Казахстанда яшәгән Россия гражданы. 8 июнь көнне, суд утырышы башланганчы, гаепләнүче үзен тыныч тотты, камераны күргәч, медицина битлеге киде.

Утырышта дәүләт гаепләүчесе фаҗига шаһитләренең һәм үтерелгән Елена Холдееваның олы кызы күрсәтмәләрен укыды. Шаһитлар һәм зыян күрүче барысы да Казахстанда яши, шуңа күрә алар эшне үзләре биргән күрсәтмәләргә нигезләнеп, үзләреннән башка гына карауларын сораган.

2012 елда, талау өчен, Руслан Нәҗмиевне 7 елга хөкем итәләр, 3 елдан вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгаралар. Аның белән яшәгән хатынның олы кызы – зыян күрүченең күрсәтмәләренә караганда, аның әнисе дә иректән мәхрүм итү урыннарында җәза срогы тутырган. Ул төрмәдә 18 ел гомерен үткәргән.

«Холдеева Елена – минем әнием. 2003 елның сентябрендә аны 18 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2016 елның гыйнварында ул иреккә чыкты. Мине Павлодарда әбием тәрбияләде», – дип укыды Роксана Холдееваның күрсәтмәләрен дәүләт гаепләүчесе.

Нәҗмиев һәм Холдеева уртак компаниядә танышалар. Еленаның ул вакытта беренче никахыннан олы кызы була инде. Елена егетеннән 12 яшькә олырак булса да, арада романтик мөнәсәбәтләр башлана. Берникадәр вакыттан соң Елена балага уза.

«2016 ел ахырында әнием балага узды, баласы төште. Шул ук елны ул кабат балага узды һәм 2017 елда Алинәне тапты. Бала туар алдыннан Руслан белән талашты, һәм ул Нур-Солтаннан Атбасарга китте», – дип сөйли Роксана тикшерүчеләргә.

Нәҗмиев уртак кызларын үтерүен сөйгәненнән 3 елдан артык яшереп яши. Хатын бу хакта белгәч, аны да газаплап үтерә.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

«Кызымның мәетен коега ташладым»

Төрмәдән кайткач, Елена Холдеева бизнес белән шөгыльләнә, аның зур булмаган тегү предприятиесе була. Йөклелек чоры һәм чир аңа эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә комачаулый, бизнесына зур зыян сала. Бала көткән вакытында, хатын Руслан Нәҗмиев белән талаша һәм аерылыша, шулай да, дусларча мөнәсәбәтләрне саклап кала.

Кызлары тугач, Елена, үзе аякка басып, бурычларыннан котылганчы, баланы элеккеге сөеклесенә үзенә алып торуны сорый. Ир ризалаша һәм кызны Нур-Солтан башкаласыннан башка шәһәргә – Атбасарга алып китә. Берәр айдан аны әти булу туйдыра.

«Әни миңа үзенең хәзер Атбасарда булуы һәм үзе генә кайтачагын язды. Алинәнең анда каласын мин белмәдем. Әни сеңелемнең Русланның әти-әнисе янында калуын, аларга биләүләр, коляска һәм кирәкле әйберләр тапшыруын әйтте. Аннары ул өйгә кайтты», – дип укыды прокурор.

Тикшерү версиясе буенча, кайсыдыр бер вакытта ир-ат бөтен көченә 1 айлык кызын башы белән бетон баганага бәргән. Күп санлы авыр җәрәхәтләрдән кыз җан биргән. Шуннан соң ул аның гәүдәсен пакетка салып, коега ташлаган. Елена Холдеевага һәм аның олы кызына «бәләкәч белән бар да яхшы, аны гаиләдә тәрбиялиләр» дип алдаган. Шул ук вакытта Руслан элеккеге бергә яшәгән хатыны һәм тикшерүгә сөйләгәнчә, аны «әти» дип атап йөрткән кызы янына кунакка килергә оялмаган. Ул аларны бәйрәмнәр белән котлаган, еш кына кунакка килгән.

«Күпмедер вакыттан соң Руслан кабат безгә күченеп килде. Минем янда әнием Алинә турында сорамый иде. Русланның аны имезүче әнигә биргәнен генә белә идем. Мин әнием белән тегү бизнесы белән шөгыльләнә башладым. Руслан да безгә ярдәм итте. Ул хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, әнигә шофер булып йөри һәм цехта ярдәм итә иде. Әни ягыннан әбием гел Алинә турында искә төшереп торды. Әни, билгеләнеп торудан туктау белән (иреккә чыгарылганнан соң – ред.иск.) һәм яшәр өчен башка торакны арендага алуга ук аны алып кайтам, дип сүз биргән иде», – дип дәвам итте прокурор кызның күрсәтмәсен.

Тагын 3 елдан, Еленаның һәм Роксананың тормыш хәле яхшыргач, кечкенә кызчыкны кире алып кайту мәсьәләсе алга килеп баса. Руслан аны инде берничә ай әнисенә кайтарырга вәгъдә бирә килә, ләкин, кызының кайтканын көтеп ала алмыйча, Елена ире белән бергә Атбасарга китә. Үз өенә кайткач, ир-ат кызларының күптән үлгәнлеген әйтә. Алар талаша башлый, тавыш-талаш барышында Руслан Еленаны үтерә.

Нәҗмиев хатынның башына һәм тәненең башка өлешләренә 14 тапкыр пычак белән һәм 16 тапкыр билгесез тупас каты әйбер белән суга. Елена, кызы шикелле үк, күп санлы баш мие җәрәхәтләреннән үлә.

Дәүләт гаепләүчесе фаҗига шаһитләренең һәм үтерелгән Елена Холдееваның өлкән кызы күрсәтмәләрен укыды.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

«Ул үзен бернәрсә дә булмаган кебек тотты»

«Шул көнне кич белән, үлеме алдыннан, мин әни белән өйдәге эшләр турында язышып алган идем. Икенче көнне иртән миңа Руслан шалтыратты һәм әнинең өйдә калуын, аңа ял кирәклеген әйтте. Ул безгә киләчәген әйтте, әни өчен 2 ингалятор бирүемне сорады. Руслан фатирга кергәч, аңа ашарга тәкъдим иттем. Ул башта душ керәчәген әйтте. Ул ашады, машинаны үз әнисенә рәсмиләштерү өчен документларны табып бирүемне сорады», – дип укыды прокурор.

Роксана сүзләренә караганда, бу – гадәти көн булган. Әмма кич белән кыз янына полиция килгән, машина һәм Руслан Нәҗмиев турында сораганнар. Төнлә Атбасар полиция бүлеге хезмәткәрләре килгән, Роксанага алар Нәҗмиевнең аның әнисен һәм сеңлесен үтерүен сөйли.

«Без хезмәткәрләр белән бергә Атбасарга киттек. Машина Русланның әти-әнисе йорты ишегалдында тора иде. Әнисен өйдән алып чыгып, барыбыз бергә полиция хезмәткәрләре белән киттек. Әнине икенче көнне җирләдек. Сорау алу вакытында миңа коеда табылган сеңлемнең фотоларын күрсәттеләр. Мин аны комбинезоныннан гына таныдым, ул инде чери башлаган иде, шуңа мәетне тану бик авыр булды», – дип дәвам итте дәүләт гаепләүчесе.

Айрат Әхмәдуллин – Нәҗмиевнең мошенниклыгы корбаны.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Руслан Нәҗмиев чик аша Россиягә качып чыга һәм Казанга юл тота. Татарстанда ул танышы янына Питрәч районы авылына бара, анда үзе белән сыра эчәргә теләүчеләр эзли. Бу чорда Нәҗмиевның криминал копилкасына шактый зур күләмдә алдау эпизоды да өстәлә.

Айрат Әхмәдуллин, тәмәке алырга чыккан җиреннән, Нәҗмиев һәм аның дусты белән очрашуын сөйләде. Ул ир-атларны сыра белән сыйлаган, алар бергә утырып эчкәннәр.

«Күпмедер вакыттан соң, без кибеттән кибеткә йөри башладык, соң иде инде. Нәҗмиев такси чакырту өчен миннән телефон сорады. Мин аның сүзләрендә бер хәйлә дә күрмәдем, риза булдым. Без аның дусты белән ерак түгел генә көттек. Ул озак килмәгәч, мин борчыла башладым. Нәтиҗәдә, аның минем телефонны алып китүе, ә аның дустының бу хакта берни дә белмәгәнлеге ачыкланды. Шуннан соң мин полициягә гариза яздым», — дип сөйләде ир-ат.

Нәҗмиев кешеләр үтерүен дә, мошенниклыкта да үзенең гаебен таныды, үкенә һәм тәүбә кыла, дип ышандырырга тырышты адвокат суд залында.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о благоустройстве парка Горького


Спорт в России и мире
Москва

Центр «ВОИН» открыл новые региональные отделения


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о смене гражданства: «Я никому ничего не доказываю. В меня поверил Казахстан, чему я очень рада»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Поможем природе вместе — творческий конкурс экоподелок «Турбозавров» и детского познавательного телеканала О!





Путин в России и мире
Москва

IV Конгресс молодых ученых пройдет 20-22 ноября в Сириусе | Новости науки


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

У помощника Лукашенко по общим вопросам нашли три квартиры в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве обвинили Зеленского в неспособности добиться нового пакета помощи от США


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Татьяна Рязапова

Если ты не поступил в колледж или вуз



Москва

ЕС "отменил" санкции вслед за Францией. Газ пошёл по трубам

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net