Добавить новость
123ru.net
Все новости
Июнь
2023

Арча военкоматының мобилизация бүлеге җитәкчесе судта: «Миңа 30-40 мең сум бирелде»

0

1 июнь көнне Арча һәм Әтнә районнары Хәрби комиссариаты мобилизация бүлегенең элеккеге җитәкчесе Фәнил Сафиуллинга хөкем карары чыгарылды. Ул ришвәт алуда гаепле дип табылган.

Ачыклаганча, хәрби комиссариат вәкиле 2018 елдан 2021 елга кадәр хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләргә хәрби билетлар «җайлаган». Җинаять эшендә биш эпизод каралган һәм һәр ришвәтнең күләме 120-140 мең сум тәшкил итүе теркәлгән. Комиссариатка «мөрәҗәгать» белән килгән егетләргә хәрби хезмәткә чикле рәвештә яраклы – категория «В» дигән хәрби билетлар биргәннәр һәм алар запастагы рядовойлар исемлегенә кертелгән. Шәхси эшләр сейфка ябылган.

2009 елдан бирле Арча һәм Әтнә комиссариатында эшләгән 39 яшьлек Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган һәм тикшерүчеләргә ришвәт алуда катнашучы хезмәттәшләренең дә, арадашчыларынының да кем икәнлекләрен сөйләп биргән.

«Вечерняя Казань» хәбәр итүенчә, Сафиуллин Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһановның да ришвәт алуда катнашы барлыгын раслый.

Сафиуллин суд барышында сөйләгәнчә, бервакыт хәрби комиссар Алмаз Борһанов аның янына килгән һәм хезмәт итәргә теләмәгән егетләрдән ничек акча эшләп булуын һәм шәп схема барлыгын әйткән.

Ул миңа, ачыктан-ачык: «Син минем белән бергә моны эшләмәсәң, тыныч кына эшләтмәячәкмен», диде. Мин ризалашырга мәҗбүр булдым... Һәрвакыт Борһанов янына киңәшләшергә керә идем, хезмәт итәргә теләмәгән егетләрнең түләргә әзер булуын җиткердем. Бурганов миңа сумманы әйтте, мин аны җиткердем. Акча алгач, хәрби комиссарга алып барып бирдем, ул барысын да үзенә ала иде, миңа гадәттә 30-40 мең сум бирелде, – дип сөйләгән Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, бервакыт ул вөҗдан газаплары кичерә башлый һәм, эшеннән азат ителгәннән соң, 2022 елның 11 маенда, тикшерүчеләр янына гаебен танып килә. (Искәртик, 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башланды).

Хәрби комиссариатның элеккеге хезмәткәре ышандырганча, әгәр ул барып сөйләмәгән булса, тикшерүчеләр ялган билетлар бирү схемасын һәм армиядән качып йөрүчеләрнең чын санын ача алмаган булырлар иде. «Мин ул вакытта ук, беренче тапкыр килгәч, 38 фамилияне искә төшердем, аннары тагын 40 фамилияне әйттем», – дип, саннар китерә Сафиуллин.

Сафиуллин тикшерүчеләргә исемнәрен атаган ришвәт бирүчеләр һәм арадашчыларның уналтысына район судларында хөкем карары чыгарылган. Борһановка килгәндә, ул узган елның октябрендә тоткарланды, хәзерге вакытта хәрби комиссар тикшерү изоляторында.

«Мин әле дә Борһанов эше буенча тикшерү белән хезмәттәшлек итәм, шаһит күрсәтмәләре бирәм, барлык катнашучыларны фаш итәргә ярдәм итәм. Мин кылган эшемә үкенәм, тикшерүчеләр янына, гаебемне танып, үзем килүемә бер тапкыр да үкенмәдем, мин моны узарга тиеш, ә алга таба чиста күңел белән яшәргә тиешмен», – дип мөрәҗәгать иткән судьяга Сафиуллин.

Бүген билгеле булганча, Фәнил Сафиуллинга 3 ел сынау срогы белән 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән. Бу темага: Арча һәм Әтнә районнары военкомы Алмаз Борһанов, ришвәтчелектә гаепләнеп, кулга алынган






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net