Балтач яшәүче Зыятдиновларның гаилә ансамбле Малмыж сәхнәсендә чыгыш ясады
(Казан, 6 март, «Татар-информ», «Хезмәт» , Гөлзидә Газизуллина). Балтачтан Зыятдиновларның гаилә ансамбле Малмыж шәһәрендә узган «Жар- птица» конкурсында катнашты Куныр авылында яшәүче әтиле-уллы Зөлкәфир, Эльмир һәм Эльвир Зыятдиновлар исеме райондашларына яхшы таныш. Алар районыбызда узган һәр чараның йөзек кашы дисәм һич арттыру булмас. Шушы көннәрдә алар Малмыж шәһәрендә узган «Жар- птица» конкурсында катнашты, диелә хәбәрдә.