Хәзер җиләк - җимешкә ихтыяҗ зур: Казанда күпләп сату үзәге товар киштәләрен күрсәтте
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда күпләп сату үзәге журналистларга товар тулы киштәләрне күрсәтте. Теләсә кайсы вакытта шәһәр халкы биредә кирәкле бөтен әйберне сатып ала ала.
«Безнең Чаллыда бүлү үзәге бар, анда товар запаслары вакытында тулылана. Китерү графигы - атнага 3 тапкыр, бөтен товар кирәкле күләмдә җибәрелә», - дип сөйләде кибет директоры Фәрхәд Ешморатов.
Ул товарларга булган ихтыяҗны билгеләп үтте. «Әгәр үз-үзеңне изоляцияләү режимы башында бакалея продукциясен актив рәвештә алсалар, хәзер җиләк — җимеш һәм яшелчәләргә ихтыяҗ зур, кешеләр витаминнар запасы булдыра башлады. «Элек бераз гына алсалар, хәзер ярты кәрҗиннән артык яки күбрәк алалар», - дип өстәде журналистлар әңгәмәдәше.
Кибеттә шулай ук беренче чиратта кирәкле продуктлардан ярмалар, май, баллы ризыклар белән әзер җыелмалар да очратырга мөмкин. Алар шулай ук сатып алучыларда популяр, диде Фәрхәд Ешморатов.
«Кибеткә керү юлында дистанцияне сакларга һәм битлек кияргә дип искәртү эленеп тора. Һәр ике сәгать саен сатып алучы кагылган барлык өслекләрне эшкәртәбез: арбалар, ишек тоткалары, суыткычлар, касса тасмалары, үлчәүләр эшкәртелә. Хезмәткәрләрнең температурасы үлчәнә», - дип сөйләде ул куркынычсызлык чаралары турында.
Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада азык-төлек, дару препаратлары һәм аларга бәяләр даими контрольдә тотылуын әйткән иде. Моның өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә бәяләр мониторингы буенча эшче төркем төзелде, шулай ук гражданнар сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә ала торган кайнар линия эшли.