Главные новости Гайсина
Гайсин
Декабрь
2022
1
2
3 4
5
6 7 8
9
10
11
12
13
14 15
16
17
18
19 20 21
22
23
24
25
26 27 28 29
30
31

Җырчылар артист кадере турында: «Эльмирага матур сүзләр, хөрмәт исән чагында кирәк иде»

0
Җырчылар артист кадере турында: «Эльмирага матур сүзләр, хөрмәт исән чагында кирәк иде»

Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова вафат булгач, тагын бер мәртәбә кеше кадере турында фикер алышу китте. «Интертат» артистларга сүз бирә.

Илназ Баһ, җырчы, Татарстанның атказанган артисты:

 

Фото: © Владимир Васильев

Эльмира белән «Барс Медиа» компаниясендә таныштык. Мин алданрак килгән идем, Эльмира соңрак килде. Дуэтлар солянкасы башланды, без шунда мин иҗат иткән җырны башкардык, ул бик уңышлы гына килеп чыкты. Ул җырны бик күп концертларда җырларга насыйп булды. Аннан икенче җырны – Мурат Гайсин дигән автор-башкаручы җырын җырладык. «Барс Медиа»га килгәч, мин аңа «Ялгыз ана» дигән җыр биргән идем. Ул аны бик матур итеп җырлады.

Эльмирага килгәндә, үзе бик талантлы бала инде ул... иде дип әйтү дә кызганыч. Әле һаман да күңел ышанып бетә алмый. Кичә дә Чаллы тирәсеннән үтеп киттек - аның юк икәненә йөрәк әле ышанмый. Моңлы, моңсу, әниләр, гаилә темасына, бала турында дип җырлаган җырлары йөрәккә үтә. Кешелеклелек ягыннан аерып әйтер идем - беркайчан тавыш чыгарып, кем беләндер конфликтка кереп йөргәнен белмим. Аңа берәр сүз ишеттерсәләр, «Әй, ярар, сөйләсеннәр», дип китеп бара иде. «Кем минем турында нәрсә әйтте?» - дип тотынмый, «Сөйләгән икән – сөйләгән», шундыйрак җавап бирә. Бик тыныч тота үзен, бәлки инде безнең янда гына шулай булгандыр.

Гаиләсендә нидер булса да, беркайчан да аны сәхнәгә дә чыгармады, сәхнә артына да чыгармады. Мин аның турында бары тик уңай фикерләрне генә әйтә алам. Бик кызганыч, бик яшьли китте. Әле эшләргә дә эшләргә, җырларга да җырларга кирәк иде. Урыны оҗмахта булсын. Якыннарына, балалары, ире, туганнарына, әнисенә - аның фото-видеолардан да күреп, бик авыр икәнен беләм - сабырлык телим.

Әле без аның киткәнен аңлап бетермибез. Шушы берничә көн үткәннән соң, аның өйдә булмавы, сәхнәдәш дуслары арасында булмавы сиздерәчәк. Без аны онытмыйбыз. Ул үзе дә, җырлары да безнең күңелләрдә яшәячәк. Урыны оҗмахта булсын.

Мондый хәлдән соң кешенең исән чакта кадерен белергә кирәк, дип яза башлыйлар.

Мин дә шулай уйлыйм. Кеше исән чагында – шул ук безнең даһи җырчыларыбыз, даһи шагыйрьләребез, даһи иҗат кешеләренең исән чакларында кадерен белергә кирәк. Алар ниндидер зур дәрәҗәдәге биеклеккә менеп җиткәч, бирергә кирәк исемнәрен, тапшырырга кирәк медальләрен. Ул аны үзе белеп, күреп, куанып калырга тиеш. Ә ул киткәч биргән медале дә, урамы да, исеме дә бернәрсәгә беркемгә кирәкми. Аның туганнары аның исемнәре белән нишләсен, кемгә мактана алсын? Кеше үзе исән чагында, ниндидер зур дәрәҗәгә ирешкән, шунда кадәр барып җиткән икән — яшьме ул, картмы, аңа карамыйча, шул хезмәтен күреп, дөрес итеп бәяләргә һәм дәрәҗәле исемен бирергә кирәк.

Менә Газинур Фарукшин бар, менә дигән җырчы. Ничәмә-ничә еллар Хәния апа Фәрхи белән бергә «Бәйрәм» ансамблен күтәрде, бүген дә Газинур абыйны мин сәхнәдә күрәм, бергә чыгыш ясыйбыз. Без аны кечкенәдән тыңлап үстек. Ул беркайчан да үзгәрмәгән. Тембры да, шул ук мимика, шул ук көчле тавыш, ә үзенә ничә яшь! 60 яше җиткәч кенә аңа атказанган исеме бирделәр. Югыйсә, ул аны әллә кайчан алырга тиеш иде.

Мин җыр өлкәсе генә дип әйтмим. Шул ук медицина өлкәсе, мәктәп... Әйтик, төзүче булсын, әйтик – ничәмә-ничә еллар хезмәтен куйган, эшләгән, ниндидер яңалык керткән икән, эшләгән чакта, тимерне кызуында сугарга, исемен, грамотасын бирергә кирәк. Әйе, алар этаплап бара, дөрес. Шулар бит җыела, шуннан инде дәрәҗәле исемен, тагын да югарырак икән, тагын да дәрәҗәле исемен бирергә кирәк. Мин шулай дип уйлыйм. Нишләп аларны соңрак, алар эшләп бетергәч уйлыйлар?

  • Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Алмаз Миргаязов, «Китап» радиосы баш мөхәррире, 2004-2015 елларда «Татар радиосы» баш мөхәррире:

 

Фото: © Абдул Фархан

Мин татар эстрадасы өлкәсендә иң озак эшләгән кешеләрнең берседер. 1997 елдан алып 2017 елга кадәр 20 ел эшләгән кеше буларак, күпләрнең сәхнәгә ничек менгәннәрен, ничек җырчы, ничек йолдыз булганнарын беләм.

Эльмира Сөләйманова, Ильмира Нәгыймова Чаллыда бер иш мәктәп тәмамлап, бер иш тавыш булып, бер иш аһәң булып чыктылар. Эльмира — драматик, түбән тавышлы җырчы буларак, эстрада өчен кыйммәтле тавыш иде. Җырны сайлый белә, шуның белән хәтергә кереп калды. Миннән киңәш тә сораганы, фонограмма яздырганда: «Бу җырны әкрен көйгә җырлыйм микән, тизрәк көйгә җырлыйм микән?» – дип сорау биргәне дә булды. Ләкин мин биргән киңәш буенча эшләгәндер дип уйламыйм. Аның җыр ясау һәм аны сәхнәгә чыгару буенча үз фикере бар иде.

Ул вафат дигәннне иртәнге 7дә күрдем. Шуны күргәннән соң ышанмадым, бик күп кешеләргә сорап яздым. 10-15 минуттан, туганнары белән элемтәгә кергәннән соң, хак икәне билгеле булды. Әлбәттә, зур югалту. Аның үз тавышы, моңы, тамашачысы бар иде. Моннан да бигрәк, гаиләсе, кечкенә балалары бар. Алар бик кызганыч, әлбәттә. Ләкин, нәрсә генә булмасын, Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга китергән икән, кайчан да булса алып китәчәк, кемнедер иртәрәк, кемнедер – соңрак, дигән фикер белән үземне тынычландырдым.

Аның җырлары, хитлары да шактый иде. Ул кызык кеше иде. Кызык сүзләр әйтеп куя иде. Беркатлылыгы белән аерылып тора. Минем хатын «Барс Медиа»да аның продюсеры булып эшләгәнлектән, алар һәрвакыт аралашалар, төнлә белән дә язышалар иде. Эльмира үлгән көнне соңгы җибәргән тавыш хәбәрен тыңлаттылар миңа: «Матурым, сәлам! Менә бит әле концертта катнаша алмыйм, тавышым бетте бит әле, температурам күтәрелде, 39-40 белән ятам». Бу 5 декабрь көнне булган. Сәламәтлеге инде атна-ун көн алдан сиздерә башлаган.

Рәсми хушлашу кебек булмады да кебек...

Аны бит инде шул ук көнне җирләргә тиешләр иде, моргтан озатабыз, дигән хәбәр дә килде. Морг эшләре тиз генә эшләнми, документлар да бар, икенче көнгә җирлибез, дигәч тә, ниндидер күренекле урынга, залга куеп, кешечә саубуллаша алмадылар дип аңладым. Бездә, гомумән, шулай бит, исән вакытта күккә күтәреп чөяләр, аннары соң үлгәч күмәргә дә килмиләр. Яки, киресенчә - исән вакытта кешегә санамыйлар, үлгәч, ничек кызганыч, дип елап йөриләр. Кешеләргә, талантларга карата мөнәсәбәт шундый. Чөнки талантлар күп, эстрада киң, зур, берсе белән берсе дус түгел, кемнеңдер дошманнары булган кебек үк, дуслары да бар, дуслары булган кебек үк, дошманнары да бар. Белмим, ни өчендер аны зурлап озата алмадылар бугай.

Ул күренеш күңелне кырмадымы?

Элегрәк андый хәл күңелне кыра иде, хәзер күнектем. Беренче һәм соңгы тапкыр түгел бу хәл. Инде телевидениедә диктор булып эшләгән кешеләрне ничек озатканнарын күрдек. Җырчыларны, бигрәк тә мондый халык өчен «эш атларын» озату, ул, гомумән, министрлык тарафыннан да, шушы гамәл өчен җаваплы органнар тарафыннан да тиешле дәрәҗәдә каралмаган дип уйлыйм. Кирәк түгел ул аларга. Кешеләргә атказанган исемен биргәннәр икән, шул исемне биргән кеше аны гомеренең ахырына кадәр озата барырга тиеш бит инде. Гүргә иңгәнчегә кадәр.

  • Эльмира Сөләйманованы җирләделәр: Әнисе кызының исеме язылган тактаны кочаклап елады

Зәмирә Рәҗәпова, алып баручы, журналист:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Чаллыда «Изге ай» дигән кибет бар. Шул комплекста минем апалар яши. Аларга килгәч, шул кибеткә кергәч, карыйм - утыра Сөләйманова. «Нишләп утырасың?» — димен. «Мин бит кибеттә дә эшлим», — ди. Минем өчен гаҗәп булган иде инде ул. Артистлар арасында өстәмә эш белән шөгыльләнүчеләр бар инде, ләкин сатучы булып, кассада утырганын бер дә күргәнем юк иде. «Нишләп кассада утырасың?» — диюемә, ул: «Соң, җыр белән генә тамак туйдырып булмый»,— дип әйткән иде. Бу - аның популярлашып килгән чоры гына иде. Ул вакытта баласы да кечкенә, чөнки аның кызы белән минем Аяз бер яшьтә, 4-5 тирәсе. Әйткән иде: «Бала да кечкенә, бик гастрольләргә дә йөреп булмый, шуңа тик ятканчы чыктым», — дигән иде. «Эшнең ни ояты булсын?» Мин ояттан да әйтмәгән идем. «Эш — эш инде ул, монда да кемдер эшләргә тиеш инде», — дигән иде. Шул вакытта минем исемдә калган - теләсә нинди эшкә алынып эшли торган кеше икән, дип уйлаган идем. Мин - артист, миңа килешми, дигән әйбер юк иде анда.

Аннан инде концертларда күрешергә туры килде. Аның һәркемгә ачык булуы истә калган. Масаю дигән әйбер юк! Кемдер сайлап кына сөйләшергә мөмкин, кемдер - үзенә генә йомылып утырырга. Ул ачык иде. Гримеркага керәсең: «Ой, кызлар, лак онытылып калган! Синдә шпилька юкмы? Сездә шул әйбер юкмы?» — дигән сораулар ишетелә, шундый хәлләрдә Эльмира: «Менә миндә бар, мә, җаныкаем!» — дип беренче әйтә. Ул гел шулай матур сүзләр белән сөйләшә иде. Кемне дә булса начар сөйләп, конфликтка кереп йөргәнен хәтерләмим. Без еш та аралашмадык, мин – Казанда, ул – Чаллыда бит. Шушы кыска гына очрашулар вакытыннан гына да матур итеп истә калган.

Кешеләр вафат булгач, исән чакта кадерен белергә кирәк иде, диләр. Тамашачы нишләргә тиеш?

Әнгам Атнабаевның бик матур бер шигыре бар, «кеше үзенең бөеклеген каян белер иде, әгәр үлмәсә», дигән фикер белән тәмамлана. Әлбәттә, кеше киткәч, аны искә алу гадәти хәл инде ул. Аннары без югалткач кына кадерен белә башлыйбыз, бу башка әйберләргә дә кагыла. Эльмира турында мондый сүзләр сөйлиләр икән, аларда хаклык бардыр, дип уйлыйм. Чөнки, кызганычка, татар җыр сәнгате, бигрәк тә, эстрада — шоу-бизнес ул. Ул акчага корылган. Әгәр акчаң бар икән – бар син, акчаң юк икән – сәхнәдә юк.

Игътибар иттем шул әйбергә: бик күп кеше «моңлы җырчыбыз» ди, моңлы сүзенә басым ясый. Ул бит үлгәч кенә моңлыга әйләнмәгән, моңарчы да моңлы булган. Шулай булгач, нишләп ул зур-зур проектларда катнашмаган? Шул ук дәүләт дәрәҗәсендә булсынмы, фестивальләрдә булсынмы. Ул бит инде моңлы булгач, катнашырга лаеклы булган. Шуңа күрә, үлгәч кенә – бу сүзне әйтәсе дә килми, безнең арадан киткәч кенә әйтү... Бәлки, эх исән булса, хәзер кадерен белер идек, дигәннән генә дә әйтелмидер ул. Дежур сүздер дип уйлыйм.

Ә артистның кадерен ничек белергә соң? Артистның урыны — сәхнәдә. Аны кадерен беләсең килә икән, аны һәрчак сәхнәдә тотарга тиешсең. Бу сүз тамашачыларга кагылмый. Бу концертларны оештыручыларга, радио-телевидение җитәкчеләренә, эфирга бирүчеләргә, тапшыруларга кагыла. Артист мине чакырыгыз әле, мине куегыз әле, дип йөрергә тиеш түгел. Кызганыч, әмма бүген артистларга шулай йөрергә туры килә. Артистлар күп тә инде, аларның бөтенесен чакырып та бетереп булмыйдыр. Әмма «Татарстанның атказанган исеме» бирелгән икән, җырлары халык телендә икән, чыннан да моңлы җырчы икән – нигә чакырмаска?! Шуңа күрә, артистның кадерен белү — ул бик гади: аны онытмаска, аны чакырырга кирәк.

  • Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу – туры трансляция

Резедә Сәлахова, Тинчурин театры артисткасы:

 

Фото: © Рамил Гали

Артистка эшләгән бәясе бирелсен иде. Артист эшли, концертларда катнаша, гастрольләргә чыга, ягъни татар халкына ничә еллар хезмәт итә. Хезмәтенә бәя бирелми икән, бу кеше үпкә белән китәчәк. Эльмира да күпмедер үпкә белән киткәндер дип уйлыйм, вакытында исем бирелү мәсьәләсе буенча.

Әлбәттә, яшь җырчыга исем бирелә калса, безнең халык шулай ук үзенең ризасызлыгын белдерә: «Бу кеше әле нәрсә эшләгән соң? Тиешмени? Бу әле нәрсә казанган соң?» — дип сөйли. Ләкин минем фикерем: әгәр ун ел эшләгән икән артист, аңа һичшиксез, «Татарстанның атказанган артисты» дигән исемне бирергә кирәк. Татарстаныбызда яшәүче, зур гына урында эшләүче бер акыл иясе шундый фикер әйткән иде: «Татарстан артистлары — алар болай да кимсетелгән артистлар. Ни өчен? Чөнки башка регионда яшәүче артистлар, күпмедер вакыт эшләгәннән соң, теге я бу ресспубликаның түгел, Россия Федерациясенең атказанган исеменә лаек булалар. Мәсәлән, Екатеринбург артистлары. Ә инде Казанда яшәүче артистлар башта үлә-бетә «Татарстанның атказанган артисты» исемен көтә, аннан фәлән ел «Татарстанның халык артисты» исемен. Аннан соң гына, исән булса, шул яшькә җитсә, аңа «Россия артисты» исемен алу бәхете елмаерга мөмкин. Тик шулай да, күп артистлар Россия исемен алмыйча китеп баралар. Миңа калса, бу дөрес сүз.

Русча әйткән иде ул: «Татарстанские артисты – они ущербные артисты».

Ул шулай тәртипкә куелырга тиеш, минемчә: ун ел эшләдеме – бир атказанган исемен, нигә азаплыйсың?! Тагын ун елмы, ничәдер ел эшләгән икән, әгәр дә сафлардан төшеп калмыйча, актив рәвештә иҗат итә икән - бир аңа халык артистын. Моны шулай тәртипкә салырга кирәк. Күп кенә кеше шулай шыпырт кына үпкәсе белдереп утыра, ни өчендер, бу бәлки тыйнаклыктан киләдер... Мескен, «ущербный» булмасын иде татар артистлары.

Лилия Муллагалиева, җырчы, Татарстанның атказанган артисты:

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Эльмира Сөләйманова арабыздан киткәч, бик күп кеше яза - шундый моңлы, шундый матур тавышлы җырчы иде, диләр. Эльмира Сөләйманова, бүгенге көннең 80% артисты кебек үк, концертлар куеп йөргән, халыкның яраткан җырчысы иде. Әмма ярты-йорты буш залга куйган чаклары күп булды бичараның. Артист бит инде ул алкышларга, халык мәхәббәтенә, чәчәккә күмелеп яшәргә тиеш. Аңа соңгы елларда бу әйбер җитеп бетмәде, чөнки тамашачылар концертларга авыр йөри башладылар. Ул үлгәч кенә, эх, моңлы иде, шундый матур җырлый иде, җырлары фәлән иде, төгән иде диючеләр бар. Бу сүзләр ул исән чагында кирәк иде, дип әйтәсем килә.

Артистларның берсе дә мәңгелеккә килмәгән, ул исән вакытта яратыгыз, кочаклагыз, аның җырларын җырлагыз. Мәхәббәтегезне, җырны яратканыгызны күрсәтә белегез, алкышлагыз. Хәния апа Фәрхи үлгәч тә, шушы ук хәл булган иде. Артист ул гомер буе популяр булып тора алмый – аның менгән чагы була, төшкән чагы. Әмма артист кешегә тамашачы мәхәббәте гомер буе кирәк. Бу иҗат иткән башкаларга да кагыла. Мәрхүмкәем, баянчыбыз Курамшин мәрхүм булды. Тормыш бит ул шулай – берәм-берәм китә торалар. Җырчыларыбызны исән чакта ярата белегез, яратуыгызны күрсәтә белегез, концертларга йөрегез, алар саргаеп, үз моңнарында үзләре саргаеп үләргә тиеш түгелләр. Чөнки тора-бара алар үзләренә бикләнә башлыйлар.

  • Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Нурзадә, җырчы, Татарстанның атказанган артисты:

 

Фото: © Рамил Гали

Кеше исән чагында без күп чакта хәлләрен дә белмибездер. Гомумән, беренче чиратта без кеше. Безне хәтта сүгәләр дә бит инде * хәзер шундый вакыт, ә сез җырлап йөрисез, диләр. Ул бит –безнең эшебез генә. Безнең бурычыбыз – нинди генә заман булуга да карамастан, тамашачыларны шушы тормыш мәшәкатьләренән арындырып тору. Безнең дә бит күңел бар. Әллә безгә бик рәхәтме мондый чакта җырлап йөрергә? Рәхәт түгел.

Беркөнне менә мин мобилизацияләнгәннәргә җырларга бардым, ике җырымны җырладым, автобус артына чыгып еладым. Чөнки шулкадәр авыр. Лениногорск районына бер авылга бардым, безгә коймаклар пешереп көтеп торды бер апа. Клуб мөдире әйтә, аның бердәнбер малае бар иде, аны алып киттеләр, ди. Дурак түгел бит инде мин! Сәхнәгә чыктым, ул апаны күрәм, менә монда тамакка тыгыла, ләкин җырларга кирәк. Бу – минем эшем.

Дөрес, озаграк җырламый торсаң, халык оныта башлый бит. Аннан үлеп китә, һәм бөтенесе яза башлый: «шулай булган икән, тегеләй булган икән».

Эльмира белән без таныш түгел идек, хәтта концертларда хәтта очрашкан булмады, мин очраша алмаган бердәнбер җырчыдыр ул бәлки, шулай туры килде. Ләкин иҗатташ дусларым сүзләренән мин аны кешелекле, аралашучан булуын беләм.

Беркөнне «Күңел»радиосында булган, әйткән, миңа авыр, дигән. Кем дә булса шалтыратты микән соң? Яздылар микән аңа? Нишләп булышмадылар икән соң? Без роботлар түгел, безнең дә күңелебез бар. Зөлфәт Хәкимнең бер пьесасында бар бит «Кеше күңеле скрипка түгел, уйнамагыз», дип әйтә. Артист күңеле дә скрипка түгел, уйнарга кирәкми. Безне бөтен нәрсәдә гаепли башлыйлар. Безнең дә күңелебез бар. Бәлки җырлыйсы да килми торгандыр кайчагында. Шундый чаклар булды – әни үлгән чакта, Азат Зарипов тотты да, «Нурзадә, син моны җырлап чыгарга тиеш», – дип сәхнәгә чыгарды. Минем бер дә җырлыйсым килеп тормый иде, елыйсым гына килә иде. Хәния апа белән сөйләшкән идек, ул сөйләде - сәхнәгә чыгар вакыт җитүгә, туганымның үлү хәбәрен әйттеләр диде. Сургутта концерт бирәм, җырлыйм, күземнән яшь ага, ди. Ә тамашачы бит аны син образга керәсең, дип уйлый бит.

Без аның белән 30 ноябрь көнне күрешергә тиеш идек. Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән, бер төркем артистлар хәйрия концерты оештырдык. Ул көнендә язып җибәрде, мин килә алмыйм, авырыйм, бик каты йөткерәм, дип. Димәк, 30 ноябрьдә үк хәйран каты авыру булган инде ул.

Иҗат кешеләренең күңеле нечкә. Юктан гына да елап җибәрергә мөмкин. Кечкенә генә бер матур сүздән дә канатланып сәхнәгә чыга торган кешеләр без, фанатлар, дураклар. Сәхнәдә эшләгән күп кеше фанат. Миннән еш кына сорыйлар: «Нигә һаман йөрисең, туймадымы әле?» – диләр. Мин яратам авыл тамашачысын. Алар ихлас, самими, алар чын күңелдән кул чаба. Кеше хәзер әз йөри, әмма минем бер тамашачыны да куып кайтарганым юк, кайчак унбиш-егерме кеше булса да, концерт куярга туры килә. Чөнки килгән кешенең гаебе юк, мин шулай дим. Үземнең группадагылардан сорыйм, нәрсә дип әйтәсез, димен. Куябыз, чөнки соңыннан 150 кеше дә килеп утырырыга мөмкин.

  • Хәзер болай да татар авыллары бетә бара, авылларда мәктәпләр бетә хәзер. Татар халык җырларын җырлаучылар да сирәгәя, бетә бара бит. Яшьләр арасында халык җырларын башкаручылар бик күп күренми бит әле. Шуңа җыр булсын дим.
  • Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал, как город помогает москвичам получать востребованные професс


Спорт в России и мире
Москва

Трехкратный обладатель Кубка Гагарина уволил тренера и назначил нового


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев прошёл в третий круг турнира ATP в Майами


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN





Путин в России и мире
Москва

Тема дня: Путин поручил комиссии по НТР представить перечень приоритетных направлений


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Винницкой области
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Гайсине, в Винницкой области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

Ольга Бузова стала человеком-невидимкой на ТВ-3 в новом сезоне легендарного шоу о звёздах



Гайсин

Ушел из жизни ветеран ВОВ Абдулхалик Гайсин

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net