Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучылар өчен иҗади бәйге оештырыла

0

Татарстанда «Татар теле - халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинары старт алды. Проект татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен оештырыла. Чара татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең статусын күтәрүгә һәм ярдәм итүгә, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән.

Проектны оештыруда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Батыр муниципаль округы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан фәннәр академиясе Гамәли семиотика фәнни-эзләнү институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан яшьләр министрлыгының ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды һәм АНО ИЯҮ «Сәләт-Батыр» катнашалар.

Конкурсның темасы: «Төрле фәннәрне (шул исәптән татар теле һәм әдәбиятын) татар телендә укытуда заманча технологияләр куллану». Татар теленең Интернетта һәм социаль челтәрләрдә көннән-көн активрак кулланылуын искә алып, татар гимназияләрендә, татар мәктәпләрендә фәннәрне (шул исәптән, татар теле һәм мәдәниятен да) татар телендә өйрәтүдә санак технологияләре, яңа информацион технологияләр куллану, аеруча, санак уеннары һәм блогерларның мөмкинлекләрен бу максатта куллану үрнәкләре белән танышу төп идеяләрнең берсе булып тора.

Иҗади конкурс һәм семинар үз алдына мәктәпләрдә, татар халкында, аеруча, яшьләр арасында татар теле укытучыларының, үз фәннәрен татарча укытучы педагогларның абруен арттыру, Россиянең төрле регионнарында, аеруча «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгенә якын районнарда яшәүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына һәм башка фәнне татар телендә алып баручы педагогларга якыннан аралашу, үзара тыгыз элемтәләр булдыру, тәҗрибә бүлешү шартлары тудыру максатларын һәм бурычларын куя.

Конкурс ике этаптан тора:

  • читтән торып ярышу: 5 февраль-16 март, 2026 ел;
  • иҗади конкурс һәм семинар: 10 апрель-12 апрель, 2026 ел.

Беренче читтән торып ярышу этабында катнашучыларга резюме (автобиография) һәм санак технологияләре кулланып татар телен укыту дәресе сценариен (социаль челтәрләрне, санак уеннарын, Интернет, ясалма интеллект техологияләрен дә кертеп) төзеп җибәрергә кирәк булачак. Читтән торып ярышу этабы нәтиҗәләре нигезендә 4 җиңүче сайлап алына.

Икенче этапка җиңүчеләр һәм барлык катнашучылар чакырыла. Ул иҗади конкурс һәм семинар форматында Чувашия Республикасы Батыр муниципаль районының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Бу урын очраклы гына сайланмаган: үзәк күрше төбәкләрдәге татар торак пунктлары өчен үзенчәлекле географик һәм мәдәни үзәк булып тора.

Конкурсны мөмкин кадәр күбрәк регионнарга җәелдереп, масштаблы итеп һәм укытучыларны актив катнаштырып уздыру өчен, катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен аерым бүләкләр һәм кызыксындыру чаралары каралган. Гаризалар 16 мартка кадәр кабул ителә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net