Баулы районы башлыгы махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Ул очрашуда катнашучылардан хезмәтнең ничек үтүе, район җитәкчелеге хәл итүдә ярдәм итә алырлык сораулар бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды.
Хәрбиләр төп максатлары – ял вакытында туганнары белән очрашу, гаилә һәм балалар белән аралашу икәнлеген әйтә. Моннан тыш, алар сәламәтлекләрен ныгытырга һәм табибларга күренергә теләкләре барлыгын җиткерә.
«Хатыным мине сагынып көтте. Ул район җитәкчелеге һәм махсус хәрби операция зонасына киткәнче мин эшләгән оешма хезмәткәрләре күрсәткән ярдәм турында сөйләде», – дип рәхмәт хисләрен җиткергән бер хәрби хезмәткәр.
Очрашуда катнашучылар махсус зонада туганнарыннан һәм якыннарыннан ярдәм, районнан посылкалар алу күңелле икәнлеген белдергән. Мәктәп укучылары язган хатлар алар өчен аеруча дулкынландыргыч булган.
«Балаларның теләкләре язылган хатларны еш алабыз. Мин хәтта кайбер хатларны үзем белән хәрби форма кесәсендә йөртәм, кабат-кабат укыйм», – ди хәрби.
Хәрбиләр тиздән махсус операция зонасына кире китәчәк. «Әлбәттә, отпусктан соң кире барабыз, безне сугышчан иптәшләр көтә», – диләр алар.
Мондый очрашулар хакимияттә даими үткәрелә. Район җитәкчелеге гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә актив катнаша, ә кайвакыт йөкне җиткерү ноктасына кадәр озата бара.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәләренең берсендә Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына отпускка кайткан мобилизацияләнгәннәрне лаеклы каршы алырга кушты. Ул шулай ук сугышчыларның якыннарына туганнары килү вакытында отпуск алырга ярдәм итәргә, ә балалар өчен дистанцион укыту оештырырга кирәклеген искәртте.
Федераль Җыенга Юллама вакытында Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләр ярты елга бер тапкыр һәм юлга вакытны исәпкә алмыйча 14 көн ял итәргә тиешлеген әйткән иде.