Мәскәүдә күренекле галим Эрик Галимовны искә алдылар
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Кичә, 29 июльдә, күренекле галим, геохимик, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы Эрик Михайлович Галимовның тууына 85 ел тулды. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре аны Троекурово зиратында искә алдылар. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Эрик Галимов узган елның ноябрендә вафат булды. Эрик Галимов Россия фәннәр академиясе профессоры, академик, 20 елга якын В.И.Вернадский исемендәге Геохимия һәм аналитик химия институтының фәнни җитәкчесе иде. Эрик Михайлович - инглиз, испан, кытай телләренә тәрҗемә ителгән күп китаплар, йөзләгән фәнни мәкаләләр авторы, «Геохимия» журналы мөхәррире булды.