Әгерҗе районы буенча эшләнгән тәҗрибә башкаларга үрнәк булырга тиеш
(Әгерҗе, 16 май, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Бу атнада Әгерҗе районы хакимияте бинасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте комиссиясенең күчмә утырышы үтте. Быелгы май бәйрәмнәре вакытында республика юлларында 9 кеше һәлак булган. Шуларның дүртесе — Әгерҗе районы юлларында. Район башлыгы Азат Вәлиев билгеләп үткәнчә, алдагы елларда бераз кимесә дә, 2020 елдан үлем очраклары булган юл-транспорт һәлакәтләре саны арта бара. Төп сәбәпләр арасында — каршы як полосага чыгу, тизлек режимын бозу. Ул юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарыла торган эшләргә тукталды. Болар — мәгариф учреждениеләрендә профилактик эш алып бару, республика һәм муниципаль программалар кысаларындагы эшчәнлек, юллар төзү һәм ремонтлау, җәяүлеләр өчен тротуарлар салу, урамнарны яктырту, юл полосалары яннарын чистарту һәм башкалар. Ахырда район башлыгы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендәге төп бурычларга тукталды. Иң актуаль мәсьәләләр арасында — БАМ күперендә саклану конструкцияләре булдыру. Шулай ук төбәк юлга караучы Песәй–Кырынды участогын киңәйтү таләп ителә. Юл яны сервисы объектларын юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә тәңгәл булырлык итеп эшләргә кирәк. «Әгерҗе районы буенча эшләнгән тәҗрибә, тәртип бозу очраклары буенча күрсәтмәләр башка районнар өчен дә „уку пособиесе“нә әверелергә тиеш», — диде Шамил Гафаров.