Казанның Чуйков урамында сентябрь ахырына кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Мэриянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 17 майдан Казанның Чуйков урамында ремонт эшләре алып бару сәбәпле транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Әйтик, 30 сентябрьгә кадәр Чуйков урамының Мусин урамыннан Короленко урамына кадәрге өлеше ябык булачак.