Татарстанда фермер продукциясен чатыр ярминкәләрендә сатып алырга мөмкин
(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Казанда чатыр ярминкәләре эшли. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда чатыр ярминкәләре Авиатөзелеш районында (Дементьев ур.,7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә), Мәскәү районында (Батыршин ур., 20), Яңа Савин районында (Академик Лаврентьев ур., 10), Идел буе районында (учик ур., 72), Совет районында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7) адреслары буенча урнашкан.
Биредә республикада җитештерелгән ит, авыл каймагы, сөт, казылык продукциясе, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр һәм башка фермер продукциясен сатып алырга мөмкин.
Чатыр мәйданчыклары көн саен 8:00-16:00 сәгатьләрдә, ә шимбә көнне 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшли.