Бөек Җиңүгә багышланган концертта Артур Исламов «Татар алга» җырын башкарды
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов үзенең «Татар алга» җырын башкарды. «Монда татарлар бармы?» — дип сорады ул җырга керешкәнче. Бу минутларда Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы бара. Чарада шулай ук «Поющая Казань» меңләгән хор чыгышы көтелә. Концерт халык караокесы форматында уза.