123ru.net
World News in Tatar

Төркиядән һәм Танзаниядән Россия туристларын 1 майга кадәр кайтарачаклар

016

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россиянең оешкан төстә киткән барлык туристлары Төркиядән һәм Танзаниядән 1 майга кадәр кайтырга тиеш, дип хәбәр итте журналистларга Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Безнең исәпләүләр буенча, 1 майга кадәр анда булган барлык туристлар да (Төркия һәм Танзания) чыгарылачак, бу берничә дистә мең кеше дигән сүз. Танзаниядә бераз азрак - 6 меңгә якын кеше, Төркиядә, безнең бәяләүләр буенча, 50 меңнән артык кеше бар», - диде Ломидзе. Аның сүзләренчә, Төркиягә турлар сатып алган туристларның 70 проценттан артыгы акчаны кайтаруны түгел, турларны яңадан броньлауны өстен күргән. «Туристлардан сорашуның гомуми күләменнән 70 проценттан артыгы акчаларны кире кайтару белән мавыкмый, чөнки акча килешү нигезендә кире кайтарыла. Ул бар кеше өчен дә бер - 30 көннән алып 60 көнгә кадәр вакытны ала», - диде ул.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России