Казахстанда латин графикасында казах теленең яңа алфавитын раслаячаклар
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казахстанның Телләр сәясәте комитеты «Казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең кайбер мәсьәләләре турында»гы Президент Указы проектын әзерләгән. «Анадолу» агентлыгы хәбәр итүенчә, документ казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең элекке вариантына үзгәрешләр кертә. Указ проекты 6 майга кадәр халык фикер алышуы өчен тәкъдим ителә.