Тинчурин театрында театраль эскизлар 26 апрельдә күрсәтелә башлый
(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Тинчурин театрында театраль лаборатория эскизларын күрсәтү М.Гыйләҗевның “Соңгы мираж” әсәре белән башланып китә. Эскиз тамашачыга 26 апрельдә тәкъдим ителә. Тинчурин театрының Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында биш эскиз әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. 27 апрельдә Зиннур Хөсниярның “Балам-багалмам” әсәре буенча эскиз күрсәтелә. Режиссер – Лилия Нурель. 28 апрельдә 10.00 сәгатьтә Салават Юзеевның “Кияү урлау” әсәре буенча Регина Саттарова куйган эскиз тәкъдим ителә. 11:00 сәгатьтә – Зөлфәт Хәкимнең “Янгын” әсәре буенча Булат Минкин эскизы. 29 апрельдә 10:00 сәгатьтә Ркаил Зәйдулланың “Ашина” әсәре буенча режиссер Искәндәр Нуриҗанов эскизын карарга мөмкин. 15:00 сәгатьтә - түгәрәк өстәл һәм лаборатория ябылу тантанасы.