Казанда узачак гастрономия фестивальләре турында билгеле булды
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, Сабантуй алдыннан «Аш фест» милли аш-су фестивале үткәрелергә мөмкин. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде.
«Без шимбә көнне милли аш-су фестивален үткәрергә телибез. Бездә „Тәмле Казан“ фестивале бар, анда төрле аш-су тәкъдим ителә, чөнки без толерант республика. Без милли аш-су фестиваленә Татарстаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә аш-су осталарын чакырырга телибез. Башкортстан татар халык милли ризыкларын актив этәрә, Марий Эл һәм Чувашия белән без сөйләштек, алар да килергә әзер», — диде ул.
Моннан тыш, җомга көнне, Сабантуй алдыннан, рестораторлар бәйрәмгә бүләкләр җыю буенча акция үткәрергә тели. Өч көнлек чара ничек аталыр, әлегә билгеле түгел.