Чувашия Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары билгеләнде
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгының беренче урынбасары итеп Ильяс хәзрәт Сафьянов билгеләнде. Россия мөселманнары Дини җыены хәбәр иткәнчә, Чувашия Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов шул хакта боерык имзалаган. Моңа кадәр Ильяс хәзрәт Сафьянов сынау срогы белән эшләгән булган. Әлеге карарны мөфтият президиумының алдагы утырышында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте казыйлары тәкъдим иткән. Мөфти указы нигезендә, Ильяс хәзрәт Сафьяновка яшьләр белән эшләү, Чабаксар һәм Яңа Чабаксар шәһәрләрендә традицион Ислам нигезләрен ныгыту бурычы йөкләнә. Ильяс хәзрәткә ике шәһәрдә дә мөселман һәм милли бергәлекләр белән бергә рухи-агарту эшләре алып барырга туры киләчәк, диелә бу хәбәрдә.