Татарстанда коронавирустан вафат булучы кешеләр саны 420 булды
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомия экспертиза нәтиҗәсендә расланды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. 1932 һәм 1937 елгы ике хатын-кыз һзм 1964 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 420 кеше коронавирус инфекциясе белән авырып вафат булган.