Актер Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Камал театры актеры, 83 яшьлек Ринат Таҗетдинов коронавируска каршы вакцинациянең икенче этабын узды.
Казанның Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, артистка һәм аның хезмәттәшләренә икенче прививканы «Горки» поликлинкасы табиблары ясаган.
Өч атна элек «Татар-информ» театрның сигез хезмәткәре вакцинациянең беренче компонентын ясатуын язган иде.
Ринат Таҗетдинов әйтүенчә, беренче прививканы ул яхшы уздырган, хәтта температурасы да күтәрелмәгән.
«Бу юлы да бар да яхшы булыр дип өметләнәм. Иртәгә спектакльдә уйныйсы бар. Барысы да яхшы гына булсын», — дип белдерде актер.
Артист әйтүенчә, ул Россиядә җитештергән препаратка ышана. Безнең илдә һәрвакыт сыйфатлы вакциналар ясый белделәр, диде ул.