Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева вафат булган
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Уфада башкорт телевидениесе ветераны Памира Абдулбаниева 82 яшендә вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хушлашу иртәгә, 1 апрельдә, 12:00 сәгатьтә Уфада Октябрь революциясе урамындагы 7/1 йортта булачак. Памира Абдулбаниева 1939 елның 22 июнендә туган. Сугыш елларында аларның гаиләсе Урта Азиядә яшәгән, биш яше тулгач аны Уфага алып кайталар. Балачагында Памира Рудольф Нуриев белән дуслаша һәм Пионерлар йортында бию түгәрәгендә аның беренче партнеры була. Соңыннан да алар хат язышып торган. 1965-1999 елларда Памира Мансуровна башкорт телевидениесендә баш тавыш режиссеры булып эшли. Күпләгән теле- һәм кинофильмнар, тапшырулар, программалар әзерли. «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.