2022 елда Россиядә минималь хезмәт хакы 4,7 процентка артырга мөмкин
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 4,7, ә тагын бер елдан 5,8 процентка артырга мөмкин. Бу илдәге икътисади вазгыятькә бәйле булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы вице-премьер Татьяна Голиковага сылтама белән.
«Без 2022-2023 елларга бюджетта минималь хезмәт хакы күләмен 4,7 һәм 5,8 процентка арттыруны карадык», — дип әйтте Россия Хөкүмәте урынбасары.
ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 ел башыннан минималь хезмәт хакы 12 792 сумны, ә яшәү минимумы күләме 11 653 сумны тәшкил итә.