Мостай Кәрим әсәре буенча кино «Кырым кадры» фестивалендә иң яхшы фильм дип танылды
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Айнур Әскәров Мостай Кәрим повесте буенча төшергән «Отряд Таганок» фильмы «Кырым кадры» Бөтенроссия этнографик фильмнар фестивалендә тулы метражлы иң яхшы фильм дип табылды.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, фестиваль 26-28 мартта Симферопольдә узган. Быел фестиваль этнография темасына багышланган. Бәйге программасында Россиянең 15 төбәгеннән 35 эш катнашкан.
Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильмны жюри рәисе — актер, сценарист, режиссер Михаил Богдасаров югары бәяләгән.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Отряд Таганок» картинасына бүләк жюриның бердәм карары буенча тапшырылган.
Фестиваль 2018 елдан бирле уздырыла. Аны Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт комитеты ярдәме белән «Одиссей» фәнгә, мәдәнияткә һәм кинога ярдәм фонды оештыра.