Татарстан бакчачылары дүрт елда 2 млрд сум дәүләт ярдәме алды
(Казан, 29 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда бакчачыларга төрле чараларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү буенча республика программасы дүрт ел эшли. Шул елларда бу максатларга 2 млрд сумнан артык акча тотылган.
Бүген «Бердәм Россия» төбәк кабул итү бүлмәсенең инстаграм аккаунтында туры эфир вакытында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Россия авылы» федераль партпроектының координаторы Марат Әхмәтов шул хакта әйтте.
«2017 елдан бакчачылар өчен республика ярдәме программасы эшли башлады. Бу максатларга ел саен ярдәмгә 550 млн сум бүлеп бирелә. Керү юллары, электр хуҗалыгы, су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, калдыкларны утильләштерү кебек төрле юнәлешләр буенча аларның тәкъдимнәре өйрәнелде. Проблемалар хәл ителеп бетмәгән, алар шактый күп», — диде ул.
Парламентарий сүзләренчә, 2021 елда бакчачыларга дәүләт ярдәме күләме элеккечә сакланган. Әмма республикада әле бакчачылар һәм муниципаль хакимиятләр арасындагы хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк булачак.