Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан тагын өч үлем очрагы расланды. «1933 һәм 1941 елларда туган хатын-кызлар, шулай ук 1952 елда туган ир-ат ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Пандемия башланганнан алып, республикада 415 кеше ковид корбаны булган. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, коронавирус йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.