Идел аша Аракчино–Югары Ослан һәм Яшел Үзән–Карамалы Тау боз кичүләре ябылды
(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Идел аша Аракчино–Югары Ослан һәм Яшел Үзән–Карамалы Тау маршруты буенча боз кичүләре ябылды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, көндез уңай температура урнашу сәбәпле, кичүләрдә боз катламы җимерелүе һәм колея ясалу ачыкланган.
Башка кичүләрнең эше алданрак туктатылды, диелә хәбәрдә.