Краснодар татарлары төбәктә элек яшәгән татарлар турында мәгълүмат туплый
(Казан, 29 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов төбәктә бер гасыр элек яшәгән татарлар турында материаллар эзләүләрен әйтте.
«Тарихи чыганаклар, материалларга ышансак, татарлар Краснодар краенда 100 ел элек тә яшәгән. Хәзер без шушы чыганакларны табарга тырышабыз. Туган төбәкне өйрәнү музеенда да булдык. Элек татарлар ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән? Шул сорауларга җавап табасыбыз килә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Роман Динисламов сүзләренчә, бер гасыр элек Краснодарда яшәгән татарлар театр салуда катнашкан булырга мөмкин.
«Революциягә кадәр берничә татар хәтта мәктәп һәм театрлар ачкан дигән мәгълүмат та бар. Меценатлар булганнардыр инде. Кызык бит ул. Милләттәшләребезнең язмышын белергә кирәк. Үткәнне, тамырларны белгәч, киләчәк тә яктыра», — диде Краснодар татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.