123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

«Исемдә калаганнар» Г. Тукай — укырга

0

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә [авылында] Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеп кыйлырга [укып тәмам итәргә] гадәттә ничә сәнә [ел] кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакытта ук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр. Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат […]

Сообщение «Исемдә калаганнар» Г. Тукай — укырга появились сначала на Игелек.ру.

Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч карьясендә [авылында] Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14-15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә китеп, анда хәтме көтеп кыйлырга [укып тәмам итәргә] гадәттә ничә сәнә [ел] кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакытта ук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.

Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.

Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.

Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.

Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып, тәрке дөнья итмештер [дөнья куйган].

Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам [исемле] карьянең [авылның] имамына кияүгә чыкмыштыр.

Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.

Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-өч ярым яшендә генә булганмын дип уйлыйм.

Хәзер авылда минем вакыт сабавәтемне [сабый вакытымны] күргән карчык вә хатыннар мөрәббия [тәрбияче] карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләлдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.

Җөмләдән берсе

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән.

Карчык исә үзенең: «Кадалмас әле, килмешәк!» – дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.

Ул карчык үлгән инде; Аллаһ аңар рәхмәт итсен.

Мин бу карчыкта торган мөддәттә [вакыт эчендә] анам да теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үз янына, Саснага алдырырга атлар җибәргән.

Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә [минутларда] миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы [бер төрле аң ачылып киткәнме], нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.

Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр, вафат булган.

«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәе сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир [тәэсирле] булмаса, сирәк дәкыйкаләр [минутлар] генә калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.

Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыңыз, әнкәйне биреңез!» – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне [хәтерләвемне] язамын.

Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге [авылындагы] анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.

Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.

Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.

Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып кергәнмен.

Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.

Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.

Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.

Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», – дип кенә караганнар.

Мин әле хәзер истисна итдекем [аерым алып сөйләгәнем] Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә мине юатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.

Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.

Ни күрсәм дә – күргәнмен, ни булса да – булган, һәрничек мин бу семьягә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.

Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: «Асрауга бала бирәм, кем ала?!» – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине, мөддәтсез [сроксыз] бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.

Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.

Мәсәлән, бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.

Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле.

Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.

Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.

Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.

Мин байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.

Бервакыт шулай байларга барганда, ишек алдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависне күреп, бигрәк сокландым.

Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.

Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.

Мин дә атланыр идем – акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.

Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.

Аннан соң, җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә [Сөембикә манарасына] юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.

Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.

Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.

Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.

Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.

Шулай мәшәкатьләнә торгач, бездән җиде генә чакрым Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше килеп, мине үзенә алып киткән.

Бу урыннан игътибарән [башлап] тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә иләх… [һәм башкалар] алмаштырам.

II

Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә йөгергәләп йөриләр иде.

Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.

Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.

Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы [тирә-яктагы] яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш, икенче яктан, тагы да рәхәтләндерәләр иде.

Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык.

Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган [чыннан да], минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.

Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән [эндәшеп]: «Хатын! Бар, балага катык белә ипи китереп бир», – дип әмер итте.

Әни дә, дәрхаль [шунда ук] баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.

Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә [теләк белән] икмәк белән катыкны ялт иттердем.

Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә бер заман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.

Алар һәркөн авылның бер башыннан бер башына йөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире җибәрер алдыннан әнинең, миңа сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.

Малайлар карап тордылар-тордылар да, таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.

Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашагында күрмәдекем) ике җиткән кызлар күрдем.

Боларның берсе – таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе – арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.

Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә апаең, берсе Сабира апаең; күреш», – дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым. Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән.

Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.

Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган [чыннан да], монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.

Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.

Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.

Алар әбәттән (көндезге аш) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.

Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш тә килмидер иде.

Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үземезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!

Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» – дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле йөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» авырып кайтканын белдем.

Ул көнне өйдәгеләр берсе дә йокламый үткәрделәр. Мин генә, бик йокым килгәч, тыштагы арбага чыгып йокладым.

Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма:

«Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» – дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам, каршымда әни тора иде.

Бу, билгеле, миңа да гади хәбәр түгел, – йокы тәмле булса да, сикереп тордым.

Шул көнне Сабира апаны җирләделәр. Аны җирләп берничә көн үткәч, әнинең әтигә:

– Менә, «үксез бала асрасаң, авызын-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызын-борының май итәр» – шул инде ул; мөгаен шуның шомлыгыннан булды инде бу» – дип сөйләгәнен ишеткәли башладым.

Андин соң кайчакларда әнинең я кушкан йомышын тыңламасам, я җиренә җиткерми эшләсәм, шул сүзне әйткәли торган иде.

Әти белән без бик-бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде.

Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, казакиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән угылының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды.

Шунда әни:

– Мин үз угылымның төсе итеп саклаган киемнәрне кешегә бирер хәлем юк, – дип, бик озак тарткалашты.

Ахырда әти:

– Җә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип, әллә аны шыр ялангач йөртерсеңме? – дип, киемнәрне көчләп диярлек миңа алып киертте.

III

Шулай итеп, урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте.

Бу бәрәңге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугры килмәде: мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.

Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем.

Бервакыт шулай аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.

Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин дә урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егладым да, соңра җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.

Моны ни өчен яздың?» – диерләр.

Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга, тоттым да яздым.)

Бара торгач бакча эшләре дә бетте.

Бер көнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.

Таң атта, кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.

Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.

Әни, иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык.

Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, пи, ти, си, җомыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.

Шул рәвешчә, «әлеп, пи, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарт» та тоттырдылар.

Бу «Иман шарт»ының иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарт» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.

Фәкать «Иман шарт» бетерүгә гыйлавә [өстәмә] уларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның: «Кәлимәтен тайибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…» – дигән сүзләрен ишеттем.

Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым. Һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкърарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.

IV

Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып, карала башладылар.

Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.

Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан, минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.

Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.

Ул көнне чәй эчтемме, юкмы – анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә, үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.

Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл егетләре, авыл кызлары ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.

Бер яктан сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситсы кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без – яланаяклы малайлар исә аның артыннан бер дә калмыйча йөгерә идек.

Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы – хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды. Болынлыкта йөк-йөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.

Болар арасында егетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:

Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак перәннек
Кызыктыра кызларны.

Атлар да чабышты, малайлар да йөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп, сабан туе да бетте.

Исемдә юк инде – бу сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнен генә яздым. Бәлки ул 3-4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.

Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби йөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы юатып, тирбәтеп утыра идем.

Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә – эш белән үтте.

Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды; шөйлә ки [менә шулай], мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.

Җитмәсә, тагы теге аксак кыз да: «Үз энем! җан энем!» – дип, Садрины, җүри мине кәефсезләндерер өчен, сөйгән була иде.

V

Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.

Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.

Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.

Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да, йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.

Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр – һәммәсе минем кулымнан киләләр иде.

Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.

Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, бер заман әтинең шәриге я дусты булганмы, нидәндер, миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде.

Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.

Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» – дип куя иде. Миндә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнче, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы – анысын хәтерләмим.

Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылаган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга туры килде.

Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны [истәлекләрне] берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.

Саҗидә апай чахутка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда, аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында, «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.

Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.

Бервакыт көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин ян тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.

Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» – диде.

Мин: «Ындырда», – дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», – дигәч, мин тиз генә ындырга йөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра», – дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр; мөсафир белән күрештеләр.

Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына, нидәндер, мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.

Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» – дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», – диде.

Бу сүздән әти бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» – дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады:

«Мин – Кушлавыч кешесе. Бу бала – авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр [хәбәрсез] идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».

Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте:

«Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3-4 ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?» – кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.

Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» – дип куйгалый иде.

Мөсафир Бәдретдин абзый:

«Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый, йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», – дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар.

Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде, ахры, кеше баласы безгә булмас, алла сакласын, әллә ниләр күрермез», – дип, үкереп җылап та җибәрде.

Озакламый, җил басылганнан соңра бераз дулкынланып торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды.

Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп тә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар.

Әти-әни, бичаралар, һәр икесе еглаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.

Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», – дип, ахыр сүзен кычкырды да, бу авылдан чыгып киттек.

Минем китү мәсьәләм бөтенләе ярты сәгать диярлек аз вакытта хәл ителгәнгә, авылдагы иптәшләр вә таныш-белешләр илә күрешә алмадым. Алар гафил [белмичә] калдылар.

Без юлга чыккач, күп тә үтми кич булып, караңгы төшә башлады.

Юлда Өчиле карьясенә абайларга төштек. Анда чәй эчтек.

Бу гаиләнең һәммәсе мин күргәндәгечә бергә торалар, фәкать Саҗидә апай гына кияүгә киткән иде.

Чәй эчкәч, әллә нинди Югары Аты, Түбән Аты, Урта Аты авылларыны үтеп, төн урталарында үземнең туган авылым Кушлавычка барып кердек.

Юлда килә-килә, мин арбада шактый ватылган булырга кирәк, Бәдри абзыйның өенә кергәч тә, эреп йокладым.

Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлия кеби нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.

Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык йөзле бер хатыны, Кәмалетдан исемле 14-15 яшьлек бер угылы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.

Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.

Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл [тәмам җитәрлек] диярлек иде.

Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.

Тагы Кәмалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.

Мин инде, бер кергәч, бу ак өйдән чыкмас булдым вә шунда куна да башладым.

Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләса» китабы төшеп шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател-гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнеп вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни? – дип үземә сөаль бирә идем.

Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел-җөләса» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә – кара өйгә барып, аның белән кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.

Кая барсам да, мине мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласынча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.

Мәсәлән, бер заман Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдикъ исемле, авылымызның шактый мөгътәбәр кешесе килде, үзе исерек иде.

Миңа килеп сәлам бирде – сәламен кайтармадым, кулын сузды – кулын алмадым.

Сәбәбен сорадылар. Мин шул вакыт «Бәдәвам»ның:

Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма… –

дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.

Бәдри абзый, мине өенә алып кайткач та, үзе бер эш белән Казанга китте.

Ул анда бер ай кадәр торган мөддәттә мин дә буш ятмады. Кәмалетдин илә бергә авылымызның мәдрәсә шикелле бер нәрсәсенә барып, сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугры килә иде.

Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.

Кайчан да булса бервакыт бу хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем», – дип көтә идем.

Бер заман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.

Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә кидем дә, үземнең иске киемнәремнән бүркемне, «бервакыт кайтып карармын» дип, очырмага яшереп саклап куйдым. Бу да гаҗәп эшләремнән берсе булды.

Шуннан соң Кушлавычта берничә көн генә тордык та, Бәдри абзый белән Җаекка таба юнәлеп чыгып киттек.

Бер тәүлек кадәрле баргач, Казанга килеп кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк), бер урынга туктадык.

Шул вакыт күрдек ки, безгә таба күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше йөгереп килә..

Бу минем яныма килгәч тә: «Әле син теремени? Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде; әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың», – дип, мине алып китте.

Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да еглады.

Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем.

Бу ата-анамның, мин аерылып торган мөддәттә, әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа бистәдә булып, хәзер Иске бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде.

Ул кичне шунда кундым. Иртәнге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып юындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде.

Ул мине нумиргә Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә «Мәрьям ана»лар бирмәкче булса да, мин: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», – дип, нидәндер, кабул итмәдем.

Без торган нумир бик начар да, бик яхшы да түгел, уртача гына бер нумир иде.

Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле, Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык.

Ниһаять, безнең көткән Алты-биш Сапыемыз килеп, без торган нумир күршесенә төште.

Ул килеп, берничә көн торгач, Бәдри абзый мине аның нумиренә күчерде дә, үзе, миңа алты данә икешәр тиенлек 12 тиен акча биреп, авылга кайтып китте.

Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә юатты-юатты да китеп барды.

Ул киткәч, мин Алты-биш Сапый вә хатыны янында калдым.

Бу – шәһәрдән килгән кешенең киемнәре вә сөйләшүе миңа ят тоела иде.

Мәсәлән, ул сүз арасында: «Мин өлкән кеше», – дип ычкындырса, мин бу «өлкән» дигән сүзне һич аңлый алмый идем.

Алты-биш Сапыйның өстендә якасы вә җиңе камалы төлке тун булганга, «өлкән» кеше дип әллә шундый тун кигән кешегә әйтәләрме? – дип тә уйлый идем. Соңыннан, Җаекка килгәч, белдем ки, «өлкән» – олуг» дигән сүз икән.

Бәдри абзыйдан калган унике тиенгә тозлы балык – вобла һәм симәнкә алып ашадым.

Берничә көн торгач, Җаекка юнәлдек.

Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да, һичбер яктан сулыш алырга бирмәделәр. Тик бер-бер авылга чәй эчәргә төшкәч кенә иркенгә чыгаралар иде.

Мин никадәрле: «Җәяү барсам да, тышта, иркендә барам», – дип гозерләнсәм дә [ялынсам да], «Туңарсың, җизнәң туңдырмаска кушты», – дип, мине чыгармыйлар иде.

Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без «абуз» йөрүе илә бардык. Шул сәбәпле, ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.

Җаекта иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. «Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтермез», – диделәр.

Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.

Юлда яшел чапан бөркәнгән яшь кенә бер хатын очрады, Алты-биш Сапый: «Бу – апаең, күреш», – дигәч, моның илә күрештем.

Җизниләрнең өе бер ун сажин генә булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем.

Сообщение «Исемдә калаганнар» Г. Тукай — укырга появились сначала на Игелек.ру.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Раньше срока. Собянин: новая развязка улучшит движение для 600 тыс. человек


Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Российская теннисистка Калинская покинула WTA-1000 из-за проблем со здоровьем


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Юрий Лоза

Композитор, певец Юрий Лоза: «В обществе перестали пестовать авторитет интеллектуального труда»



Москва

Легко и быстро: Скачать программы для Windows

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net