Дамир Натфуллин быелгы «Изге Болгар җыены»ның үзенчәлекләре турында сөйләде
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел 5 июньдә узачак «Изге Болгар җыены»н оештыру турында сөйләде.
«Киләсе елга Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, быел „Изге Болгар җыены“нда өстәмә чаралар үткәрү планлаштырыла. Болгар музей-тыюлыгындагы мәчеттә Ислам темасына лекция үткәрү, 5 минут эчендә намаз уку тәртибен өйрәтү, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү буенча осталык дәресе һ.б. оештыру ниятләнә», — диде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, быел «Изге Болгар җыены»нда концерт программалары, билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия турниры үтәчәк. Чарага килүчеләр Җәмигъ мәчете мәйданында өйлә намазы да укый алачак.
«Моннан тыш, бәйрәм кысаларында ат чабышы, хәләл продукция күргәзмәсе һәм мөселман модасын тәкъдим итү күз уңында тотыла», — дип белдерде Дамир Натфуллин Татарстанда милләт һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында.
2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле, «Изге Болгар җыены» үткәрелми калды.