Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы расланган
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстанда коронавирустан тагын бер үлем очрагы расланган. «Бу юлы 1963 елда туган ир-ат ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Бүгенге көнгә республикада коронавирустан 410 үлем очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә Татарстанда 40 кеше коронавирус йоктырган, дип хәбәр иткән идек.