Театр сәнгате белгече Илтани Илялованың яңа китабы чыкты
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанның «Ак бүре» нәшриятында театр сәнгате белгече Илтани Илялованың яңа китабы чыкты. Татарстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, «Всю жизнь с театром» китабы рус телендә нәшер ителгән. Яңа басмада күренекле актерларның иҗаты һәм тормыш юлы тасвирлана. Әлеге басмада шулай ук спектакльләр, авторның туганнары һәм якыннары турында да белешмә тупланган.