123ru.net
World News in Tatar
Март
2021

103 яшьлек Әтнә театры дәүләт театры статусы алуының 10 еллыгын бәйрәм итте

0
103 яшьлек Әтнә театры дәүләт театры статусы алуының 10 еллыгын бәйрәм итте

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрына дәүләт статусы бирелү районның авторитетына да бәйле дип саный Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов.

«Әлбәттә, дәүләт статусы бирелү буш җирдә генә булмады. Әтнә халык театрының 100 еллык тарихы бар иде. Мине дөрес аңлагыз — 200 ел тарихы булса да, районыбызның игенчеләренең, терлекчеләренең хезмәт нәтиҗәләре һәм республикада районыбызның авторитеты булмаса, бу статус була алмас иде», — диде район башлыгы Әтнә театрына дәүләт статусы бирелү уңаеннан оештырылган тантаналы кичәдә.

Аның сүзләренчә, бу 10 ел театр коллективы өчен зур сынау булган. «Без — Әтнә тамашачысы — театрыбызның һәр спектаклен басып алкышладык. Театрыбызга автобусларга заказ биреп күрше районнардан коллективлары белән киләләр. Бу — безнең зур горурлыгыбыз», — дип дәвам итте Габделәхәт Хәкимов сәхнәдән.

Район башлыгы театрга дәүләт театры статусын алу чорын искә төшерде, әлеге эшне башлап йөргән Туфан Миңнуллинны җылы сүзләр белән искә алды.

Театр артистлары белән әзерләнгән театральләштерелгән кичәдә Әтнә театрының соңгы 10 елдагы тарихы искә алынды, данлыклы премьералары турында сөйләделәр.

«Артист өчен шундый сәхнәң булу зур бәхет. Тагын да зуррак бәхет — тамашачың булу. Без күп җирдә булдык, Әтнә тамашачысы кебек тамашачы бер җирдә дә юк», — диде театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев театр коллективын һәм тамашачыны бәйрәм белән котлап.

Театр директоры Ленур Зәйнуллин уңышлар тагын да зуррак булсын иде дип теләде. «Безнең Әтнә театры Казан артының гына түгел, барлык татар дөньясының горурлыгы булсын иде. Чөнки безнең аңа бөтен мөмкинчелекләребез дә бар», — диде ул.

Театр артистларына Татарстан Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Театрны юбилее белән котларга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев килгән иде.

Фәрит Бикчәнтәев театрга булган хөрмәтен үзенең биредә куйган «Беренче мәхәббәт» белән белдерүен әйтте. Минзәлә театрына берничә ай элек кенә директор итеп куелган Илнур Гайниев үзенә киңәшләре белән ярдәм иткән Әтнә театрына рәхмәтләрен җиткерде.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: До конца 2025 года в Москве будет обновлено еще около 140 поликлиник


Спорт в России и мире
Москва

Популярный блогер и боец ММА Саша Стоун выступит на фестивале спорта и контента Yappy x «Наше Дело Россия» в Нижнем Новгороде


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина приблизилась к первой ракетке мира


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Подмосковный «ЭкоЛайн» и «Сбер» начали сотрудничество





Путин в России и мире
Москва

Путин: Нынешний разворот России на восток стал возможен благодаря БАМу


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Сегодня президент Беларуси Александр Лукашенко встретился в Минске с губернатором Поморья Александром Цыбульским




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В МИД РФ рассказали, как США отвлекли внимание от нового транша Киеву


Навальный в России и мире
Москва

Мосгорсуд оставил в СИЗО журналистку Фаворскую, обвиняемую в экстремизме за репортажи о Навальном



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Тимати купил бронированный автомобиль, который занимает два места на парковке



Москва

Российский производитель техники и оборудования принял участие в агрофоруме в Коломне

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net