Казанда башланган яңа фестивальдә социаль театрлар үз иҗатын күрсәтә
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда дүрт көн дәвамында Идел буе регионында эшли торган социаль театрлар эшчәнлеген күзәтү мөмкинлеге бар. ТР Милли китапханәсе киңлекләрендә инклюзион театрларның беренче региональ фестивале башланып китте.
«Үзенчәлекле караш» («Особый взгляд») регион форум-фестивалендә җиде спектакль катнаша. Фестиваль кысаларында социомәдәни инклюзия белгечләре өчен укыту программалары да каралган.
«Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды эшчәнлеге кысаларында оештырылган фестивальне Татарстанда «Живой город» фонды һәм аның «Инклюзион» иҗади проектлар үзәге үткәрә.
«Татарстанда социаль инклюзив сәнгатьнең үсеше безне шатландыра. „Живой город“ фондының максаты һәрвакытта да театраль чикләрне киңәйтү иде. 4 ел „Инклюзион“ программасы белән эшлибез. Ниһаять, шушы зур фестивальне үткәрү мөмкинлеге туды», — диде фестивальнең генераль продюсеры Диана Сәфәрова фестиваль ачылыр алдыннан уздырылган матбугат конференциясендә.
Диана Сәфәрова фестивальнең ачык киңлекләрдә — ТР Милли китапханәдә үтүен билгеләп үтте.
Бүген фестивальнең ике спектакле күрәстелә. 16.00 сәгатьтә Пермьнең «Пилигрим» театр студиясе «Муравей в стеклянной банке» спектаклен, 20.00 сәгатьтә Ижевск шәһәренең «Les Partisans» театры «Деликатес» спектаклен тәкъдим итә.
Барлык спектакльләр тифлокомментарийлар һәм сурдотәрҗемә белән барачак. Спектакльләрне онлайн карау мөмкинлеге бар. Сылтамаларны MOÑ театр мәйданчыгы сайтыннан табарга мөмкин.