Татар сәхнәсендә юмор остасы булырга теләүчеләргә кастинг игълан ителде
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Юмор остасы булырга теләүчеләр өчен «Мин юморист» шоу проектының 3 сезоны игълан ителде.
«Җиңүче 30 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Финалга чыгучылар киләчәктә яңа проектларда катнашачак», — ди «Мин юморист» проектын оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин.
Жюри составында Татарстанның халык артистлары Гамил Әсхәдулла, Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, Әбри Хәбриев һәм башкалар булачак.
Кастингта катнашу өчен «Мин юморист» проектының инстаграмдагы сәхифәсе аша мөрәҗәгать итәргә була.