Уфада «Башкортстанның ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 23 мартта Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында 31нче «Башкортстанның ел укытучысы» Республика бәйгесе һәм 26нчы «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы» Төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернатының рус теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Лилия Муллагалиева «Башкортстанның ел укытучысы» республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе дип табылган. Җиңүчегә Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм Мактау грамотасы, 30 мең сум күләмендә акчалата премия, шулай ук телевизор тапшырылган. Уфа районының Михайловка авылындагы Советлар Союзы Герое Алексей Алымов исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Динара Харисова «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» конкурсында иң яхшысы дип табылган. Уфа шәһәренең 3нче гимназиясеннән физика мөгаллиме Петр Белобородов «Елның яшь укытучысы» бәйгесендә җиңгән. Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре арасында Благовещенск шәһәренең 3нче мәктәбеннән Зинера Ибәтуллина «Башкортстанның ел укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Уфа районының Дорогино авылындагы Советлар Союзы Герое Александр Степанович Пикунов исемендәге мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Таңчулпан Сафетдинова «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы» Төбәкара бәйгесенең абсолют җиңүчесе дип табылган.