Лилия Галимова: 2021 елда «Үлемсез полк» акциясе һичшиксез булачак
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Быел «Үлемсез полк» акциясе узачак. Әмма коронавирус пандемиясе чикләүләренә бәйле рәвештә, чараны уздыру форматы турында фикер алышу бара әле. Бу хакта бүген брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Кабул ителгән карар бар дип әйтергә иртәрәк әле. Чара, һичшиксез, нинди дә булса форматта узачак. Чараны үткәрү карары билгеле бер территориядә, шул исәптән төбәктә, санитар-эпидемиологик хәл күзлегеннән чыгып кабул ителәчәк», — диде Галимова. Татарстан хакимияте «Үлемсез полк» акциясен үткәрүгә әзерлек белән бер үк вакытта Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле башка оештыру мәсьәләләрен дә хәл итә. Шуларның берсе — Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка аның туган җире Лаешта бюст кую, диде Галимова. Исегезгә төшерәбез, ветеран узган елның көзендә 94 яшендә вафат булды.