Казан Кремле: Татарстанда шикәргә кытлык булу көтелми
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Татарстанда шикәр һәм көнбагыш мае белән тәэмин итү җитешмәү куркынычы янамый. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шул хакта белдерде. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы товар дефициты мөмкинлекләрен бәяләде инде. Ведомство бу вазгыятьтә куркыныч күрми, ретейлерлар арасындагы мөнәсәбәтләр исә коммерция килешүләренә бәйле һәм дәүләт монда катнашмый», - дип искәртте ул. Хәзер Россия Хөкүмәте шикәр һәм ихтыяҗ зур булган башка азык-төлек бәясен арттырмауга юнәлдерелгән чараларны дәвам итү мәсьәләсен карый. «Бүгенге көндә республикада тәэмин ителеш һәм җитештерү ягыннан куркыныч күрмибез», — дип өстәде Галимова. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан шикәр һәм көнбагыш мае белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгәнлеген хәбәр иткән иде.