123ru.net
World News in Tatar

Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра

0269
Менделеевскиның «Шаян» ансамбле 45 еллык юбилеен Мәскәүдә уздыра

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 10 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Менделеевск районыннан «Шаян» халык иҗаты коллективының юбилей концерты була. Концерт программасы «Без бердәм халык!» дип атала һәм коллективның 45 еллык юбилеена багышлана. Чара республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Ансамбль мәскәүлеләргә Россиянең күпмилләтле мәдәнияте үзенчәлекләрен чагылдырган халык биюләрен һәм композицияләрен тәкъдим итә. Ансамбльгә нигез салучы һәм җитәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Нәкыя Насыйфуллина хәзерге вакытта  җиде төркем эшләвен әйтте. Аларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр — барлыгы 300дән артык кеше шөгыльләнә. Ансамбль 2016 елда «Россия Федерациясенең атказанган халык иҗаты коллективы» исеменә лаек булган, диелә хәбәрдә.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России