Әширов: Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара татарлар өчен мөһим
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар уздыру белән беренче чиратта Татарстан җитәкчелеге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте шөгыльләнергә тиеш. Бу хакта Россиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла Әширов «Миллиард.татар» порталына биргән интервьюда сөйләде. «Ислам динен кабул итү хәзерге Татарстан территориясендә булды. Идел буе Болгары биредә булган. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларны уздыру Татарстанга төшә. Дин белән бәйле булу сәбәпле, анда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте дә катнашырга тиеш», - диде ул. Шул ук вакытта бәйрәм чараларында Россиянең барлык төбәкләреннән татарлар һәм дин әһелләре катнашырга тиеш, дип саный мөфти. «Бу бәйрәм татарлар арасында зур әһәмияткә ия, - дип өстәде Нәфыйгулла хәзрәт. — Әмма бу чараны уздыру белән Түбән Новгород, Тобольск яки Мәскәү мөселманнары җитәкчелек итәргә тиеш түгел, бу ТР Диния нәзарәте һәм республиканың сәяси җитәкчелеге карамагында». «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын лаеклы билгеләп үтәргә вәгъдә иткән иде. Бу вакыйга 2022 елда билгеләп үтеләчәк. 2021 елның гыйнварында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән тантаналарга әзерлек турында сөйләште. Ә март аенда ТР Диния нәзарәте булачак юбилей брендын эшләүгә конкурс игълан итте.